Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында пластилин нигезендә ярмадан картиналар ясау

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

22 июль көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты тәрбиячесе Минабутдинова Оксана «Крупотерапия» технологиясе кысаларында пластилин нигезендә ярмадан картиналар ясау буенча дәрес үткәрде. Дәрес интернат территориясендә урнашкан беседкада саф һавада үткәрелде. Дәрестә 10 кеше катнашты. 

Орлыклар һәм ярмалар ярдәмендә искиткеч табигый куренешләр, чәчәкләр һәм башка кызыклы рәсемнәр ясап була. Рәсемне эшләү шактый гади. Башта карандаш ярдәмендә схема ясарга яки әзер рәсем кулланырга кирәк, аннары кечкенә кисәкләр итеп пластилин йолкып, рәсем буенча бармак белән сыларга, аннары пластилинга ярмалар тезелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International