“Сәламәтлек баскычы” программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ләйсән Сунеева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8 бала өчен «Күңелле туп» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: реакция тизлеген һәм хәрәкәт активлыгын үстерү, хәрәкәт итү гамәлләренең үзара ярашлыгын формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерү.
Төркемле дәрес мускулларны ныгыту өчен күнегүләр белән башланды. Уенчылар ике командага бүленделәр һәм бер-берсенә кара каршы бастылар. Аннары төркем капитаны тупны беренче вәкиленә ыргытты, ә тупны тотучы аны кире кайтарды һәм үзе капитан урынына басты. Уен бер команда җиңгәнчегә хәтле дәвам итте. Һәр катнашучы команда капитаны урынына басып карады. Алга таба биремне катлауландырдылар, моториканы үстерү күнегүенә кеглялар белән күнегүләр өстәде. Командаларда катнашучылар тупны тоткач, кегляләр арасыннан йөгерергә тиеш булдылар. Шулай итеп, балалар хәрәкәт эшчәнлеген һәм балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерделәр.
Балалар дәрес дәвамында бер-берсенә көч биреп тордылар, барысы да бердәм эшләргә, чын команда булырга тырыштылар. Дәрес ахырында барысы да бер-берсенә кул чабып кызыклы вакыт үткәргән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.