2019 нчы елның 18 нче июле көнне балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге җәйге мәйданчыгында социаль эш буенча белгеч Марина Вахрушева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала өчен “Ишегалды уеннары” технологиясе кысаларында төркемле дәрес үткәрде. Максат: буш вакытны дөрес куллану күнекмәләрен формалаштыру, игътибар, хәтер, реакция тизлеген, физик сәләтлелекне, спорт - хәрәкәт активлыгын үстерү.
Дәрес барышында белгеч балаларга “ялган” табышмаклар чишергә тәкъдим итте, алар балаларда логик, стандарт булмаган фикерләүне үстерә, кругозорны киңәйтергә ярдәм итә һәм кәефне бик яхшы күтәрә. Табышмаклардан соң белгеч балалар белән «ашарга яраклы-яраклы түгел» уенын уйнадылар. Уен кагыйдәләре: түгәрәкә басарга һәм бер-берсе каршына басып бер предметны әйтергә һәм тупны атырга кирәк булды. Әгәр аталган сүз ашарга яраклы әйбер икән, тупны уенчы тотарга тиеш булды. Әгәр аталган предмет ашарга яраксыз булса, тупны этеп җибәрергә кирәк иде. Әлеге уен балаларда игътибарлылыкны һәм реакция тизлеген үстерергә ярдәм итте.
Балалар күтәренке кәеф белән эшләделәр һәм рәхәтләнеп ял иттеләр.