Бөгелмә "Радуга" комплекслы үзәгендә Квест-уен.

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Бөгелмәнең "Радуга" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Лукашова Ольга һәм Голубева Людмила балигъ булмаганнар өчен социаль хезмәт алучылар "Сабантуй" милли бәйрәменә багышланган мавыктыргыч квест-уен уздырганнар.  Чараның максаты булып балигъ булмаганнарда заманча уен технологияләрен кулланып, Идел буе халыкларының милли бәйрәмнәренә кызыксыну уяту торды.

Балаларга командада эшләп, үзәк территориясе буйлап призлар белән сундуктан ачкыч эзләп йөрү мөмкинлеге бирелде. Катнашучылар өчен барлыгы 7 станция әзерләнгән, аларның һәркайсында конвертларда мавыктыргыч сынаулар белән биремнәр яшерелгән. Уен барышында балалар кроссворд чиштеләр, табышмаклар чиштеләр, сүзләр төзеделәр, шулай ук "Капчык киеп йөгерү", "Йомырка урлама", "Чүлмәк вату" һ.б. милли уеннарда катнашып җитезлек һәм чыдамлыкны күрсәттеләр. Квестта катнашучылар барлык сынауларны үтеп, ачкычлар җыеп, сундукны ачтылар һәм алар үзара бүлештеләр.

Барлык балалар да үзләренең командалы уеныннан да канәгать калдылар, алар хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм чираттагы квестта катнашу өчен кабат очрашырга теләк белдерделәр.

Социаль педагог Ольга Лукашова

Автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International