“Күңелле шнуровка” дигән темага мастер–класс

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен кулларның хәрәкәт функцияләре бозылган очракларны торгызуга багышланган «Күңелле шнуровка» дигән темага мастер – класс үткәрде 

Чараның максаты – кулларның  вак моторикасын  үстерү, төгәллеккә өйрәтү һәм хыялларны баету иде.

Белгеч һәрбер катнашучыга матур тишекле предметлар таратып, баулар  һәм тасма белән предметларны берләштерергә, җитмәгән детальләрне өстәргә кушты.

Мәсәлән: керпенен энәләренә алма һәм грушадан ямау ясыйлар. Йөк машинасына тәгәрмәч яки комнан йөк өстиләр.                                                                    Ә кызны матур итеп киендерәләр.

Мастер-класс барышында катнашучылар кул бәлен тигез хәрәкәт башкарырга кирәклегенә төшенделәр һәм нәтиҗәдә алар бармаклар эшчәнлегең активлыгы артканын сизделәр.      Социаль хезмәт алучылар чарада  бик рәхәтләнеп, теләп катнаштылар.

Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International