Цирк-ул елмаюлар, әкиятләр, балачак дөньясы. Гадәти көндәлек тормышны сихри әкияткә әйләндереп, характер тәрбияли һәм үз көчсезлекләрен җиңәргә өйрәтә.
Бүген балалар Иске Икшермә авыл мәдәният йортында булдылар,анда клоун, гимнасткалар, шулай ук этләр, питон, яшел игуан катнашында цирк тамашасын карадылар . Чыгыш дәвамында балалар көлүе, алкышлар яңгырады. Артистлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр бирерделәр.