2019 елның 15 июлендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. "Граждан бул" программасы кысаларында "Мин Россия гражданины” дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: «гражданин», «Конституция» төшенчәләре турында күзаллауны формалаштыруга ярдәм итү; укучыларның күзаллауларын киңәйтү өчен шартлар тудыру; ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итү. Дәрес вакытында балалар Ватаныбызның дәүләт символлары белән таныштылар, Россия гимнын өйрәнделәр. Шулай ук «Табигатне сакларга кирәк», «Хайваннарны саклыйк», «Россиянең лаеклы кешеләре» темалары буенча әңгәмәләр үткәрелде.