Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшь кунаклар

2019 елның 19 июле, җомга

Хәзерге дөньяда буыннар арасында элемтәләрне ныгытуда, рухи-әхлакый кыйммәтләрне тәрбияләүдә һәм гражданлык инициативалары чагылышында яшьләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр арасында хезмәттәшлек мөһим урын алып тора. Өлкән буын җәмгыять тарафыннан катнашу һәм игътибар җитмәү кичерә. Яшьләр белән  аралашу аларга  заманча мәгълүмат алырга ярдәм итә һәм социаль активлыкны югалтмаска булыша.

Ил тарихын өлкән буын язмышы аша өйрәнеп, үсеп килүче буын гражданлык җаваплылыгы, өлкән буынга ихтирам һәм тарихи бәйләнешләрне саклауга өйрәнә.

2019 елның 3 кварталында Буа шәһәренең "Батыр" балалар бакчасы һәм  Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты арасында ял, сәламәтләндерү, спорт ярышлары оештыру буенча өлкәннәр  һәм балалар катнашында уртак килешү төзелде.

Бүген 2019 елның 19 июлендә чираттагы уртак чара узды. Буа интернат-йорты социаль хезмәт алучылар һәм яшь кунаклар «Күңелле стартлар» спорт чарасында катнаштылар. Кулдан килгәнчә физик күнегүләр һәм сәламәт ярыш рухы кәефне яхшыртты һәм барысына да энергия бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International