Яшьләр арасында җинаятьчелекне киметү, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан, Арчаның «Өмет чаткысы " мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Арча районының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе инспекторы Эндҗе Усмановой белән очрашу оештырылды.
Реабилитантлар белән «Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Үз әңгәмәсендә ПДН инспекторы урлау, талау, янау, тән җәрәхәтләре ясау кебек җинаятьләр кылган очракта нинди җаваплылык каралганын аңлатып үтте. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор урамда, җәмәгать урыннарында, массакүләм ял итү урыннарында тәртип кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте, балаларга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке куллануның зыяны турында искә төшерде, шулай ук бу начар гадәтләрнең ни белән куркыныч булуын аңлатты.
Алга таба ПДН инспекторы балаларга җинаять корбаны булмау турында сөйләде: балаларның тормыш иминлеге һәм сәламәтлеге мәсьәләләре, шулай ук аларның үзләре файдалана торган шәхси әйберләрен саклау өчен җаваплылыгы күтәрелде.
Балалар белән әңгәмә барышында инспектор балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде һәм әлеге кагыйдәләрне үтәү зарурлыгына җентекләп тукталды. Юл аркылы чыкканда, ролик һәм велосипедларда йөргәндә наушниклар белән куллану ни белән куркыныч булуын аңлатты.
Тернәкләнүчеләр инспекторны бик теләп тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Оештыручылар әлеге чара бушка узмады һәм балалар үз тормышларының куркынычысызлыгы бары тик үз-үзләренә генә бәйле икәнлеген истә калдырдылар дип өметләнә.
Әлеге әңгәмәнең максаты - балаларның үз гамәлләре өчен хокукый грамоталылыкны һәм җаваплылыкны арттыру; яшүсмерләр арасында эчкечелекне, наркомания һәм башка асоциаль күренешләрне булдырмау.