Саба муниципаль районында «Тургай» приютында иртәнге гимнастика

2019 елның 19 июле, җомга

«Тургай» приютында һәр иртә музыка белән башлана!

Балалар иртәнге гимнастикага чакыра торган күңелле тавышлар астында җыелалар.

Иртәнге гимнастиканы системалы рәвештә үткәрү балаларда көн саен физик күнегүләр ясау гадәтен тәрбияли, хезмәт көнен оешкан төстә башларга өйрәтә,

Максат: иртәнге гимнастика ярдәмендә хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү, бала сәламәтлеген саклау һәм ныгыту.

Иртәнге гимнастиканың төп бурычы-баланы эшчәнлеккә күчүгә ярдәм итү. Иртәнге гимнастика ярдәмендә барлык физиологик процесслар — сулыш алу, кан әйләнеше, матдәләр алмашу көчәя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International