Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы буенча эш кысаларында Түбән Кама үзәге психологы Наталья Емельянова 7-10 яшьлек 12 бала өчен «Аңлау өчен юнәлеш» курсыннан «Йолдызлы ил» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: үз-үзеңне танып белү сәләтен арттыру, үз сыйфатларын һәм төркем әгъзаларының сыйфатларын бәяләмичә генә кабул итү күнекмәсен үстерү.
Башта психолог балаларга “Йолдызлы ил” әкиятеннән булган Пакость Пакостевич һәм кечкенә йолдызчыклар турында фикер алышырга тәкъдим итте. Фикер алышу барышында балалар әлеге әкияттә без барыбыз да төрле, теләсә кайсы кешедә кимчелекләрне табарга һәм аларны тәнкыйтьләргә мөмкин, ләкин аны кеше үз көчләренә ышанычны югалтсын өчен, яхшы гамәлләр кылырга омтылышы югалсын һәм тагын да начаррак булсынга этәрелүе турында сүз бара дигән фикергә килделәр. Шуңа күрә дус яшәргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Алга таба психолог балаларга «Аждаһа-принцесса-самурай», «Җилдә тирбәлүче камыш», «Бергәлектә» күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте.
“Кызыклы – файдалы” йомгаклау даирәсендә кемнең кулына йомгак эләгә, шул кеше дәрес вакытында алган уй-кичерешләре белән уртаклашырга мөмкинлек алды. Барысы да «Аждаһа-принцесса-самурай» уенының командада иптәшләре белән уртак тел табарга, ә «Җилдә тирбәлүче камыш» уенының катлаулы күнегү булуын әйттеләр.