“Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм җәмгыять”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 19 июле, җомга

“Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау эше буенча мәгълүмати куркынычсызлыкны формалаштыру технологиясе” кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина балигъ булмаган 16 бала арасында “Социаль челтәрләр: төркемнәр һәм җәмгыять” дигән дәрес үткәрде. Максаты: социаль челтәрдә интернет-бергәлекләр булдыру һәм эшләтү үзенчәлекләрен өйрәнү һәм аларның балаларга йогынтысы турында фикер алышу, җәмгыять тарафыннан интернет челтәрендә популярлык һәм уңай статусны сатып алу механизмнары турында күзаллауларны формалаштыру.

Дәрес башында катнашучыларга «Пәрәвез белән уратылган» уены тәкъдим ителде, аның барышында катнашучылар бер берсенә җеп йомгагы бирделәр һәм аны әлеге катнашучы белән нәрсә бәйләвен әйттеләр. Йомгакта җеп тәмамланганчы уен шулай дәвам итте. Нәтиҗәдә, барысы да җеп челтәрендә буталган булып чыгалар. Белгеч балалардан бу пәрәвезне Бөтендөнья пәрәвезе белән чагыштырып буламы, дигән сорау буенча фикер алышты. Әлеге пәрәвездән җиңел генә котылып буламы? Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары нидә? Аннары укучыларга интернетның бердәм коммуникация челтәрендә берләшкән кешеләрнең Глобаль бергәлеге булуы турында сөйләде. Кагыйдә буларак, кулланучылар берләшмәгә нинди дә булса уртак билгеләре нигезендә берләшәләр, мәсәлән, уку яки эш урыннары, яшәү урыны, мәнфәгатьләр, хобби һәм башкалар, кызганычка каршы, тискәре, деструктив, җимерүче мәнфәгатьләр нигезендә дә берләшергә мөмкин. Алдагы 15 минут эчендә катнашучылар үзенә якын булган темага социаль челтәрдә үз интернет-бергәлекләрен уйлап табарга, үз берләшмәләренә исем, девиз һәм кечкенә генә тасвирлама табарга, ә аннары аны башкаларга сөйләргә тиеш булдылар.

Дәрес ахырында катнашучылар “Социаль челтәрләр өчен төп куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән белешмәлекләр алдылар. Шулай итеп, балалар социаль челтәрләрдә шәхси мәгълүматны ачык итеп куярга һәм бигрәк тә шәхси фотоларны социаль челтәрләрдә кулланырга ярамаганлыгын; «чынлыкта» сыналган дуслары белән генә дус булырга; бер очракта да социаль челтәрдә башка кулланучыларны рәнҗетә һәм түбәнсетә ала торган нәрсәләрне бастырырга ярамаганлыгын; социаль челтәрдә акча өчен уйнарга һәм шуңа охшаш уеннарда катнашырга, үз «статусын» күтәргән өчен акча таләп итүче кушымталарны җибәрергә ярамаганлыгын; әгәр кулланучы мыскыллау корбаны яки куркыныч контент корбаны булса - ул социаль челтәр администраторына яки «балалар онлайн» кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International