Начар гадәтләргә каршы спорт

2019 елның 19 июле, җомга

  Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  «Тәмәке-шоу» уены узды.  Социаль хезмәтләр кабул итүче балалар   тәмәке тартуның барлыкка килүе,  зыяны турында тыңладылар.  Тәмәке тартуга каршы көрәш элек-электән алып барылуы, әлеге зарарлы гадәтнең начар авырулар китереп чыгаруы турында мәгълүмат алдылар.

         Балалар дискуссияләрдә актив катнаштылар, яхшы гадәтләр вариантларын, буш вакытны  уздыруның кызыклы ысулларын - балык тоту, табигатьтә дуслар белән пикникка чыгу, бию, музыка белән шөгыльләнү кебек чараларны атадылар.  Һәр бала  сәламәт, матур тәнле булырга тели һәм боларга ирешү өчен  көн саен файдалы гадәтләр турында истә тотарга: иртәләрен зарядка ясарга, аш алдыннан кул юарга, тешләре чистартырга һәм, әлбәттә, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнергә кирәклеген истә тотарга тиеш.

         Аннары  ачык һавада " Зарарлы гадәтләргә каршы спорт!” ди аталган күңелле һәм мавыктыргыч спорт бәйрәме узды. Балалар төрле конкурсларда һәм ярышларда катнаштылар, җитезлектә көч сынаштылар.         
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International