Русиядә булган июль аендагы сугыш тарихы истәлекләре

2019 елның 19 июле, җомга

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер классында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер классында истәлекле датага багышланган “Русиядә булган июль аендагы сугыш тарихы  истәлекләре” дигән темага, Җиңүнең 75 еллыгына хәзерлек кысасында мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларда патриотик рух тәрбияләү, Русиянең сугыш данын популяштыру һәм график редакциясе  Paintта иҗади күнекмәләрен ныгыту.

Чара барышында катнашучылар специалист тарафыннан видео-роликларга бирелгән аңлатма язулар буенча истәлекле даталарның июль аенда Русиядә булган сугыш тарихы белән таныштылар һәм үзләре дә Paint программасында рәсем иҗат иттеләр.

Социаль хезмәт алучы өлкәннәр чара барышында сугыштан соңгы еллардагы авырлыкларны ничек кичерүләре турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Якты,тыныч күк  йөзе бүләк иткән кешеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

          Чарада 5 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International