Арчаның «Өмет чаткысы» «Башваткыч»

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәгендә зирәкләр һәм акыллылар өчен «Башваткыч» дигән чара узды.

Бу чара тәрбияви – әхләки аралашу культурасын, гореф-гадәтләрен баетуга, дуслыкка һәм үзмилли  кыйммәтләребезне хөрмәт итүгә юнәлдерелгән иде. Бәйрәм барышында балалар татар халык әкиятләре белән таныштылар. Тәрбиячеләр һәм белгечләр балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Катнашучыла үзләре турында иҗади номер әзерләделәр.

Мондый чаралар балаларны иҗади яктан үстерә, татар халкының мәдәни мирасын саклауга ярдәм итә, ә иң мөһиме балаларда яхшы кәеф тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International