“Минем хисләр”. Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Наркоманияне профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 2019 нчы елның 16 нчы июле көнне 18 балигъ булмаган бала өчен “Ариадна җебе” программасы кысаларында “Минем хисләр” дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: кешенең төп эмоцияләре турында күзаллау формалаштыру, балаларны үзләренең эмоциональ халәте белән идарә итү ысуллары белән таныштыру.

Дәрес “Диңгез дулкынлана” күнегүе белән башланды, аның барышында балалар дустанә аралашуга әзерләнделәр. Аннары белгеч балаларга хисләр турында сөйләде. Шулай итеп, алар һәр кешенең төрле хисләр кичерүен белделәр. Нәрсә дә булса килеп чыкса, без шат һәм канәгать. Нәрсә дә булса булмый икән, моңсуланабыз һәм көенәбез. Мондый хәлләргә тарыгач без ачу, ярсу кебек хисләр кичерәбез. Мондый халәтләр хисләр дип атала. Хисләр кешенең үзенә һәм әйләнә-тирә дөньяга үзенчәлекле мөнәсәбәтен чагылдыра. Аннары балаларга «Җөмләне әйтеп бетер», «Уңай һәм тискәре хисләр» биремнәре бирелде. Балалар бер-берсенең хис-кичерешләрен билгеләргә, нинди эмоцияләренең тискәре, ниндиләре уңай икәнен аңларга тырыштылар. Әңгәмәдәшчене сүзләрсез генә аңлый белергә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International