Яңгырлы көннәрдән соң, ниһаять, кояш балкыды һәм җылы көннәрен бүләк итте.
Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучы 50 бала һәм аларның ата-аналары Җиңү паркында урнашкан аттракционнарда бушлай йөрделәр.
Бүлек белгечләре шәһәр паркы администрациясенә аттракционнарга чакыру билетлары бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итеп, социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр өчен яхшы ял оештырды.
Үзәк белгечләре фикеренчә, вакытны бергә уздыру балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуда ярдәм итә, ә алынган уңай тәэсирләр әлеге чарада катнашучыларның күңелендә бик озак сакланып калачак.