Асфальтта рәсем ясау - бу урамда йөрү вакытында күңелле шөгыль генә түгел. Бу иҗат та, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү дә. 2019 нчы елның 16 нчы июле көнне Асфальтта рәсем ясау көненә багышлап Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала белән “Асфальтта җәйне ясыйбыз” дигән чара үткәрде. Максат: җәйге каникуллар вакытында балаларның ял эшчәнлеген оештыру.
Чара “Лабиринт” мавыктыргыч уеныннан башланды. Кайбер балалар мел белән асфальтта буталчык лабиринт ясадылар, башка балалар әлеге лабиринттан чыгарга тырыштылар. Шуннан соң барлык геометрик фигураларны да кушып бер зур рәсем уйлап таптылар.
Чара ахырында белгеч балаларга асфальта рәсем ясау конкурсында катнашырга һәм үзләренең хәзерге вакытта булган кәефләрен ясарга тәкъдим итте. Асфальтта рәсем ясау бөтенләй дә кәгазьдә карандашом яки кисточка белән ясауга ошамаган. Биредә һәр бала үзенең сәләтен, кәефенең нинди булуын күрсәтә алды. Яшь рәссамнар карамагында кәгазь бите генә түгел, ә үз хыялларын күрсәтергә мөмкин булган зур бер территория булып торды.