Курчак театры балаларга бик күп шатлык һәм күңел күтәренкелеге китерә, аларның иҗади уеннарында якты чагылыш таба.
2019 елның 16 июлендә «Җылы йорт» приютына Чүпрәле мәдәният йортыннан Волкова Виктория Юрьевна җитәкчелегендәге «Тулпар» курчак театры һәм «Волшебные перчатки» коллективы Петухов Юрий Петрович җитәкчелегендәге «Колобок» спектакле белән килде. Әкият декорацияләре һәм курчаклар, матур күңелле музыка һәм кызыклы әкият безнең балаларны шатландырды. Балалар әкият геройларын кызыксынып күзәттеләр, алар белән бергә күңел ачтылар, җырладылар һәм, әлбәттә, төп геройлар өчен борчылдылар.
Спектакль бик кызыклы булды, һәм балалар анда үзләренең тойгылары һәм кул чабулары белән актив катнаштылар. Мондый җылы ярдәмне сизеп, актерлар биеклектә булдылар. Әлеге әкиятнең һәр герое үзенең иң якты төсләрен күрсәтергә тырышты. Актерларның һәм балаларның бу үзара кызыксынуы курчак театрының киләчәктә безнең «Җылы йорт» ка яңа Әкиятле визитларына хезмәт итәр дип өметләнәбез.