«Бер ромашка, ике ромашка» уен программасы

2019 елның 2 июле, сишәмбе
Ромашка - уникаль чәчәк. Ул бик матур, күз явын ала, күңелле, матур җәйне хәтерләтә. Ромашка чәчәгеннән чәчәк бәйләмнәре ясыйлар, анын белән фаразлыйлар, болардан тыш аның белән уйныйлар... 2 июль көнне 20 кешедән торган Кама Аланы психоневрология интернатында яшәүчеләр төркеме үзләренең иҗади һәм актерлык сәләтләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар. Чараның максаты: уен аша психик халәтне яхшыртуга ярдәм итү. Ромашканың һәрбер таҗына үзенчәлекле бирем язылган: уйнаучы песи баласын сурәтләү, берәр ризык әзерләүне сүзсез анлату, җырның сүзләрен «хрю-хрю», «ква-ква», «кря-кря», "крю-крю" тавышларына алыштырып башкару һәм, ниһаять, иске рус традицияләре буенча ромашка чәчәге ярдәмендә фаразлау. Күңелле һәм кызыклы килеп чыкты! Уен программасында катнашучыларның барысы да көне буе яхшы кәеф белән эшләделәр! Тәрбияче: Князбеева И.В.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International