Җәйге каникулларның күңелле вакыты дәвам итә. «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен бу - ял итәргә, кызыклы эш белән шөгыльләнергә һәм тылсымлы илгә сәяхәт итәргә вакыт.
Бүген приютта тәрбияләнүчеләр өчен «Хохотушкино иленә күңелле сәяхәт» дигән күңел ачу чарасы оештырылды. Әлеге чараның максаты - балаларга шатлык китерү, эмоциональ җавап бирү, бер-береңә дустанә мөнәсәбәт формалаштыру иде.
Әкият геройлары балаларга күңелле бәйрәм атмосферасы тудырырга ярдәм итте. Алар балаларны шатлык һәм балачак дөньясына һәм матур сәяхәткә җәлеп иттеләр. Әкият геройлары балалар өчен күңелле конкурслар һәм уеннар әзерләделәр. Балалар күңелле музыка астында тапкырлыкта көч сынаштылар, табышмаклар чиштеләр, кызыклы биремнәр башкардылар.
Бәйрәм бик күңелле, кызыклы һәм искиткеч булды. Бәйрәмне оештыручы тәрбияче Хөснетдинова Гөлнара Абраровна һәм аның ярдәмчеләре – Хохотушкино илендә яшәүчеләр бәйрәмдә катнашучыларның барысына да күп шатлык, елмаюлар һәм әлбәттә яхшы кәеф бүләк иттеләр!