Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тамашачылар сыйфатында автогигантның 50 еллыгына багышланган «КамАЗ» автомобиленең профессиональ машина йөртүчеләр конкурсында булдылар. Балалар шундый зур машиналарның машина йөртүчеләргә буйсынуын һәм бирелгән маршрутны үтәүләрен гаҗәпләнеп карадылар. Алар флаглар яныннан бик тиз үтеп, виражлар ясадылар.
Шул ук вакытта балаларны «Симка» һәм «Нолик» мультфильмыннан яраткан геройлары күңел ачты. Төрле конкурслар, биюләр, табышмаклар һәм сабын куыклары тамашалары үткәрелде. Бәйрәмнең соңгы этабы булып картинг буенча балалар узышлары булды. Оештыручылар безнең балаларга онытылмаслык тәэсирләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.