Арчаның «Өмет чаткысы» "Г.Тукай юлы"

2019 елның 16 июле, сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр шагыйрь Г. Тукайның туган авылы Кушлавычта экскурсиядә булдылар. Бу сәяхәт кенә түгел, ә туган ил, туган җир өчен горурлык хисе , халкына соклану тудыручы чара иде.

Кушлавыч-гади  Казан арты татар авылы. Әмма бу җиргә аяк баскач, биредәге йортлар, елга ярындагы таллар, гадәти сукмаклар бөтенләй башкача тәэсир итә. Авыл матур урында урнашкан. Шагыйрьнең туган йорты юк инде. Мулла Мөхәммәтгарифнең йорты урынында элеккеге кыяфәттә яңадан торгызылган йорт-музей төзелгән, аның ишегалдыннан авылның матурлыгы уч төбендәгедәй күренә.

Балаларны музей экскурсоводы Мөхәммәтшина Ләйлә каршы алды,  ул кызыклы, эчтәлекле экскурсия үткәрде, анда балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Йортның хатын - кызлар өлешендә балалар бишеге, чигүле сөлгеләр, милли киемнәр күрделәр. Ир-атлар яртысында - авыл җирлегенең тормышы торгызылган. Музей экспонатлары арасында Тукаевларның тормыш шәҗәрәсе һәм  шәхси әйберләрен күрергә мөмкин.

Балаларда Тукай музее йортына бару зур тәэсир калдырды. Алар борынгы йортның эчке ягын, шагыйрьнең әтисенең шәхси әйберләрен аеруча зур кызыксыну белән карадылар.

Экскурсия «Мулла» чишмәсенә бару белән дәвам итте, анда тернәкләнүчеләр чишмә суы эчтеләр,җир җиләге җыйдылар. Аннан соң, болынлыкта  балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Тәрбиячеләр билгеләп үтүенчә, мондый экскурсияләр балаларда туган җиргә, халыкка мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International