"Гармония» үзәге социаль хезмәткәрләре «Туган республика халыклары традицияләре» программасы буенча актив катнашалар.
Петр көне кебек христиан бәйрәмен билгеләп үтмичә булмый. Борын-борыннан җәй нәкъ менә шушы көннән башлана дип санарга кабул ителгән. Петров көннән соң борынгы туйлар һәм печән чабу вакыты җиттэ. Бәйрәмгә өч көн алдан әзерләнә башлыйлар, аннан соң аны ачык һавада халык күңел ачулары белән каршы алалар. Халык әйлән-бәйлән уйныйлар, җырлар җырлыйлар һәм таңга кадәр күңел ачалар, жэй каршылап, кояшның беренче нурлары нәкъ менә бу көнне салават куперенен барлык төсләре белән уйный.
Безнең Нурлат районында берьюлы берничә торак пунктында халык күңел ачу чаралары узды, аларны 12 июльдә үткәрүдә безнең хезмәткәрләр: Иванова Екатерина, Уламасова Ольга, Максимова Татьяна. үз карамагындагылар белән бергә катнаштылар. Алар күптәнге традицияләр буенча әйлән-бәйлән уйнадылар, саф һавада йорделэр, рәхәтләнеп җәйне каршыладылар.