.jpg)
2019 елның 15 июлендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Колай авылында төрле категория гаиләләрдәге балалар белән «ТАССР барлыкка килү тарихы» дигән чара үткәрделәр.
Чараның максаты: балаларда әхлакый - патриотик хисләр, рухи мәдәният, милли горурлык тәрбияләү, үз Республикаларына, үз авылларына мәхәббәт тәрбияләү. Балаларны Татарстан Республикасы символикасы, ТАССР барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, «Туган илемне ясыйм» дигән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрделәр. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәттеләр, үзләренең рәсемнәрендә туган илгә мәхәббәтләрен, күңел җылысын һәм Ватанга бәйле булуларын күрсәттеләр. Шулай ук балаларны күренекле галим академик А. Д. Сахаров биографиясе, аның балачактагы кызыклы фактлары, Фәндәге казанышлары белән таныштырдылар.
Ата-аналар белән «Балачак дөньясы һәм куркынычсызлык» темасына консультация үткәрелде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)