“Аңлау өчен ориентир”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 16 июле, сишәмбе

 

Балигъ булмаганнар арасында каты мөгаләмәне кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова  социаль хезмәт күрсәтелүче 15 бала өчен “Аңлау өчен ориентир” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.  Максат: үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Психолог очрашу башында балаларга «3 кә кадәр санарга», «Крестик-нолик», «Фил-жираф-крокодил», «Аждаһа-принцесса-самурай», «Пар табарга» дигән күнегүләр үтәргә тәкъдим итте.

"Кызыклы-файдалы» йомгаклау даирәсендә, балалар сүзләренә караганда, барлык күнегүләр дә бик файдалы булды, «Парны тап» уены аеруча ошады, чөнки ул балаларга башка катнашучылар урынына үзләрен куеп карарга ярдәм итте. Ә менә «Крестик-нолик» башта күренгәнчә үк гади булмады - катнашучыларның берсе дә ике командага берләшергә мөмкин булуын аңламадылар һәм бу биремне берничә тапкыр үтәргә туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International