Менделеевск "Өмет яры" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Оешма территориясендә янгын вакытында хезмәткәрләрнең гамәлләре"дигән чираттагы инструктаж үткәрелде.
Чара бүлек хезмәткәрләренә янгын чыккан вакытта эш тәртибен искә төшерү өчен уздырылды. Инструктаж барышында эш урынында янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен, хезмәтне саклау таләпләрен һәм куркынычсызлык техникасын үтәү, шулай ук янгын чыкканда гамәлләр тикшерелде.
Социаль хезмәткәрләргә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен искә төшерделәр: фатирларда торак йортларда, тулай торак бүлмәләрендә, мичне кулланган вакытта һәм шәхси йортларда газ баллоннарын кулланган вакытта.
Алынган белемнәр һәм күнекмәләр социаль хезмәткәрләргә социаль хезмәт алучылар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрергә ярдәм итәчәк.