Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә «А. С. Пушкинның яраткан әкиятләре" дип исемләнгән рәсем конкурсы һәм мульфильм карау

2019 елның 13 июле, шимбә

2019 нчы елның 12 июнендә  Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «А. С. Пушкинның яраткан әкиятләре" дип исемләнгән рәсем конкурсын үткәрде.

Дәреснең максаты:

 - балаларда А. С. Пушкин әкиятләренә кызыксыну тәрбияләү;

 - балаларга материалны һәм хис-кичерешләрне тапшыру ысулын сайлау мөмкинлеген бирергә;

 - кәгазьгә билгеле бер күренешне дөрес итеп  ясау өчен җирлек тудыру;

 

- рәсем ясый белүне төсле карандашлар белән ныгыту;

 - хыялларны һәм иҗатны үстерергә.

Дәрестә берничә бала катнашты. Дәрес башында тәрбияче балаларны язучының иҗаты белән таныштырды. Әкиятләрдән өзекләр укыды, аларның геройларын күрсәтте: галим песи, алтын балык һ.б. Соңыннан балаларга кәгазь битендә А. С. Пушкинның әкият геройларын күңеленә хуш килгән төсле карандашлар белән рәсем ясарга тәкъдим итте. Саф һавада балалар бик теләп рәсемнәр ясадылар. Мавыктыргыч дәрес ахырында тәрбияче балалар белән рәсемнәрне  анализлады һәм мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International