«Уртак тел табу». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 12 июле, җомга

2019 нчы елның 10 нчы июле көнне балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәлә профилактикасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова җәйге мәйданчыкта 7-11 яшьлек 17 бала өчен «Аңлау өчен ориентир» курсы кысаларында «Уртак тел табу» темасына дәрес үткәрде. Максат: үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Әлеге дәрестә психолог балаларга яшьтәшләренә яңача карарга һәм бер-берсен бәясез кабул итәргә өйрәнергә ярдәм итәчәк күнегүләр ясарга тәкъдим итте. Шулай итеп, “Аждаһа үз койрыгын тота” уенында аждаһаның “баш” өлеше “корык” өлшен тотарга тиеш иде, әлеге уенда балалар ялгызы гына эшләмичә бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә кирәклеген аңладылр. «Җилдә тирбәлүче камыш» күнегүендә, бер катнашучы түгәрәкнең уртасына басып артка таба авырга тиеш булды, ә әйләнә-тирәдәгеләр аны тотырга тиеш булдылар, әлеге уен балаларга төркемдәге барлык катнашучылар белән үзара ышанычлы мөнәсәбәт барлыка килсен өчен үтәлде. “Сиам игезәкләре” уены барышында балалар үзләренең уен буенча иптәшләрен тою мөмкинлегенә ия булдылар. Моның өчен барысы да парларга бүленделәр, бер-берсенә аркалары белән борылдылар һәм бер-берсеннән аерылмыйча гына утырырга һәм басарга тырыштылар. Бу күнегү бик күп уңай эмоцияләр алып килде. Ә «Карабас-Барабас» уены барышында балалар сөйләшмичә генә аралашуны үстерделәр - психолог бармакларда нинди дә булса санны күрсәтте, ә катнашучылар, сүз куешмыйча гына, шул кадәр утырырга тиеш булдылар. 

“Кызыклы – файдалы” йомгаклау даирәсендә һәр бала әлеге дәрестә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Барысы да «Дракон үз койрыгын тота» уенының команда буенча иптәшләре белән уртак тел табарга ярдәм итүен әйтеп үтте, ә «Җилдә тирбәлүче камыш» күнегүенең катлаулы булуын ассызыклады, чөнки башкаларга ышанырга бер дә җиңел түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International