Тагын «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең бәйрәм чарасы. Балалар «Мистер сосиска» клоуны белән кызыклы көн үткәрделәр. Чара “Юность” спорт комплексында узды, аны Казан шәһәрендә яшәүче хәйрияче Герфанов Г. Н. оештырды, үзенең 60 яшьлек юбилеен приют карамагындагы балалар белән билгеләп үтәргә карар иткән. Күп кенә конкурслар тискәре эмоцияләр һәм балаларның борчуларын эретте, алар йөгерде, күңел ачты, биеде һәм клоун белән бергә көлде. Бәйрәм ахырында “Хыял” приютында тәрбияләнүчеләргә истәлекле бүләкләр, туңдырма һәм шоколад тапшырылды.
