"Индейцларда кунакта"

2019 елның 12 июле, җомга

 “Хыял” приютында балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итеп, “Индейцларда кунакта”  дигән эчтәлекле ял оештырылды. Балалар үз куллары белән оригиналь костюмнар һәм кирәкле атрибутлар әзерләгәннәр. Чара барышында балалар бер-берсе белән актив эш итәргә, дөрес карар кабул итәргә өйрәнделәр, шулай ук күмәк-уен эшчәнлегенә ярыша белүләрен ныгыттылар. Катлаулы конкурслар булуга карамастан, балалар бөтен көчтән килгәннең барын да тырыштылар. Акыл,  физик сәләтен, эрудицияне кулланырга кирәк иде. Көрәш бик җитди булды. Чара балаларга бик ошады, барысы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International