“Алты эшләпә ысулы” дигән темага мини-тренинг

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Алты эшләпә ысылу” дигән темага  мини-тренинг үткәрде.

Мини-тренингның максаты: җәмгыятьтә һәм төркемнәрдә иҗади активлыкны һәм социаль яраклашуны үстерү.

Белгеч “Алты эшләпә ысулы" турында сөйләде. Бу алым иҗади уйлауны үстерүгә һәм гадәти булмаган яңа идеяләрне бәяләүдә зур ярдәм итә.

Мини-тренингны алып баручы танылган “Шалкан” әкияте буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Социаль  хезмәт алучылар төркемнәргә берләшеп, билгеле бер төстәге эшләпәләрне киеп, әкиятне яңача тәкъдим иттеләр.

Кызыл эшләпә кигән катнашучы үз хис-тойгыларын, сиземләүләрен ачык итеп чагылдырды.

Кара эшләпә әкият геройлары турында караңгы фикерләр тудырды. Яшел эшләпәле социаль хезмәт алучы хәтта шигырь сөйли башлады һәм бу гаҗәп  тә түгел, чөнки бу  иҗат һәм креативлык төсе.

Уенда катнашучылар үзара фикер алыштылар, уйладылар һәм һәркем үзен яңа рольдә сынап та карады.

Чара матур, күңелле узды, кайбер катнашучылар шигырь сөйләргә һәм хәтта җырларга да теләүләрен билгеләп үттеләр.

         Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International