Саба муниципаль районының «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр Казан шәһәренең зоопаркында булдылар

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

10 июль көнне балалар Казан зоопаркына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Экскурсия вакытында балалар хайваннар тормышы турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белә алдылар. Экскурсия кызыклы узды, балалар хайваннар артыннан күзәттеләр, аеруча маймыллар, ак аю, дөя, тәвә кошлары һәм юлбарыс гаиләләре зур кызыксыну уятты. Барысы да бик күп күңелле тәэсирләр, хис-кичерешләр алдылар. Бу экскурсия барыбызга да озакка истә калачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International