«Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» «Шоколад» көне.

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Ел саен 11 июльдә татлы ризыклар яратучылар «Бөтендөнья Шоколад» көнен билгеләп үтәләр.

 Бу бәйрәмдә  чикләнмәгән күләмдә татлы ризыклар ашарга була, һәм моның өчен сезгә берни дә булмаячак, чөнки шоколадның организимга  калориясе дә, сәламәтлеккә  проблемасы да юк, диләр. Бу бәйрәмне французлар уйлап тапкан һәм беренче тапкыр 1995 елда билгеләп үткәннәр. Бәйрәм тулысынча дөньяда иң тәмле һәм популяр татлы ризыкларның берсенә - Шоколад көненә багышланган! Менә бүген дә психолог Нәҗметдинова Г. М. интерната яшәүчеләр өчен  “Шоколад көне " нә багышланган уен - дәрес үткәрде. Безнең өлкәннәребез  “Шоколад иленә” сәяхәт  кылдылар, анда шоколад барлыкка килү тарихы, татлы тәм-томлыкның файдалы үзенчәлекләре турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Өлкән яшьтәгеләр командаларга бүленеп, “Шоколад чемпионы” исеме өчен көрәштеләр, башта иң яхшы биючене билгеләделәр, аннары « Тәмлетамак» конкурсында катнаштылар. Анда катнашучыларга урындыкка кадәр йөгерергә, тизлеккә шоколад ашарга кирәк иде. Шулай ук шоколад турында табышмаклар чиштеләр, кәгазь битенә рәсем ясадылар. Соңыннан җиңүчеләр һәм катнашучылар татлы призлар алдылар, бу дәрес барысына да бик ошады һәм мондый бәйрәм булуга барысы да бик шат булды, чөнки шоколад кәефне күтәрә, депрессияның булмавын  һәм бәхет гормоннарын  эшләп чыгарырга ярдәм итә . Бу уенда 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International