«Эшче һөнәрләр елына» багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре икемең тугызынчы елның бишенче июлендә «Лесоруб – 2019» республика чемпионаты кысаларында балаларга таныштыру экскурсиясе оештырды. Ипподром мәйданында Татарстан Республикасының күп кенә районнарыннан иң яхшы урман кисүчеләре җыелды. Бу чемпионатта балалар « урман аударучылары» һөнәре үзенчәлекләре белән таныштылар, шулай ук эштә «Husqvarna» машиналарын күрделәр.
Чемпионатта шулай ук үзенчәлекле кунак булды – ул " Я могу!" телетамашаның катнашучысы Владимир Богданов. Ул бүрәнәдән агач чылбыр чыгару буенча мастер-класс үткәрде.
Татарстан үз урманнары белән дан тота һәм бәлки, чемпионат ярдәмендә балаларның кайберләре тормышта үз һөнәри юлын табыр.