Арчаның «Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “ Юмарт күңел ” проекты кысаларында, тәрбияләнүчеләрне үсентеләре үстерергә өйрәтәләр. Иртә яздан тәрбиячеләр балалар белән берлектә помидор һәм борыч утырталар. Балаларны бигрәк тә орлыкларның шытып чыгулары, үсешләре кызыксындыра. Балалар турыдан – туры орлык чәчүдә һәм үстерүдә катнашалар. Алар кечкенә бармаклары белән орлыклары чәчәләр һәм үсешен күзәтәләр. Бүген балалар беренче уңыш белән сыйландылар.
Хезмәт белгече Гөлнара Сәлихҗанова әйтүенчә, орлык утыртканда һәм аларның үсешен күзәткәндә, баларның бу өлкәдәге белемнәре ныгытыла. Уздырылган чаралар хезмәт тәрбиясенә зур этәргеч булып тора.
Шулай ук, яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү өчен уңай мөмкинлек.