9 июль 2019ел «Кайгырту” приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән " Маша урманда»уены - драматизация үткәрде.
Чараның максаты һәм бурычлары: балаларның ялын активлаштыру, шатлыклы кәеф булдыру; хәрәкәтләрнең, җитезлекләрнең координациясен үстерү; дуслык һәм коллективизм хисе тәрбияләү.
Уен барышында Маша белән балалар урманга китте һәм анда аюны очраттылар. Алар аю белән бергә табышмакларга җавап бирделәр, җырлар җырладылар, «Жмурки», «Күбәләкләр», «Балык тоту»,”Әкәлә җыябыз” уеннары уйнадылар. Балалар зур кызыксыну белән театральләштерелгән уенда катнаштылар.
Әкият балаларны мәрхәмәтле, әдәпле булырга өйрәтә. Балаларга кызыклы һәм күңелле булды.