«Полтава көрәше». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Россиянең Хәрби тарихындагы истәлекле көннәр кысаларында 2019 нчы елның 9 нчы июле көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 балигъ булмаган бала өчен «Полтава көрәше» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: Балаларны Полтава сугышы вакыйгалары белән таныштыру, ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Дәрес башында белгеч балаларга 1709 нчы елның мөһим вакыйгалары турында сөйләде. Балалар Полтава янында рус гаскәрләре Швециянең король Карл XII армиясен җимергәнен, бу көнгә кадәр Ауропада җиңелмәс дип саналган Полтава сугышы Төньяк сугыш барышында борылыш мизгеле булганын, ул Балтыйк диңгезе ярлары өчен Россия белән Швеция арасында күпгасырлык бәхәс булганын белделәр. Швеция армиясенең җиңелүе турындагы яңалыклар Шведцияне генә түгел, Россиягә җитди хәрби көч буларак карый башлаган бөтен ауропага да шок алып килә.

Балалар бу вакыйга белән бик кызыксынып, күп сораулар бирделәр. Соңыннан әлеге вакыйгага багышланган рәсемнәр ясадылар һәм файдалы дәрес өчен белгечкә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International