Гаилә чәчәге Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы дәүләт автоном «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Карповка бистәсендә төрле категория балалары белән гаиләләр өчен гаилә кыйммәтләрен, халык традицияләрен популярлаштыру һәм гаилә социаль институтын ныгыту максатыннан чара үткәрделәр. Балаларга үз гаиләсенең чәчәкләрен юеш рәсем ясау техникасы белән рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. Балаларның фантазиясе чиксез иде. Рәсемнәр төрле, якты, матур һәм сәнгатьле килеп чыкты. Һәр гаиләнең чәчәге үзенчә уникаль.

Аннан соң балалар белән " Калейдоскоп»дигән сорау - җавап үткәрелде. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, балалар әдәбияты һәм әкият персонажлары өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

Ахырдан ата-аналар белән «Балачак дөньясы һәм куркынычсызлык» дигән консультация үткәрелде, «Юлларда куркынычсызлык»буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International