«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова «Җәйге уеннар» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: уңай эмоцияләрне, коллективизм хисен арттыруга ярдәм итү һәм сәламәт, актив яшәү рәвешен пропагандалау.
Спорт чарасы ярыш формасында үткәрелде. Катнашучылар ике командага бүленделәр. Туплар, шарлар, гимнастика таяклары белән эстафета уңышлы узды. Шулай ук инструктор «Тәгәри туплар» һәм «Футбол» дигән хәрәкәтчән уен үткәрде.
Атмосфера уңай һәм дустанә иде. Катнашучылар инструктор тәкъдим иткән барлык биремнәрне дә кызыксыну һәм зур теләк белән үтәделәр. Эстафетада катнашу ярыш рухын күтәрергә һәм командада эшли белергә ярдәм итте.
Чарада 10 кеше катнашты.