Социаль ярдәм алучылар арасында Гаилә һәм тугрылык көнен бәйрәм итү Мамадыш районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт күрсәтү

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

2019нчы елның 8нче июлендә Мамадыш муниципаль районының “Забота” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан учетта торучы гайләләр өчен бөтен рәссәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрделәр. Бәйрәмнең максаты – ата-аналарда һәм балаларда үз гаиләсенә мәхәббәт, туганнарына хөрмәт тәрбияләү. Биремнәр кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Мәсәлән, табышмакларга җавап бирергә, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Шулай ук игътибар өчен төрле биремнәр дә булды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International