“Гаилә-тормыш нигезе”. Гаиләдә баланың шәхесе формалаша. Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, тәрбиягә бәйләнгән. Билгеле ки төп тәрбиячеләр – ата-ана, һәркем үз баласын – күз нурын иң яхшы, иң тәрбияле итеп күрергә тели. Ата-ананың дөрес тәрбия бирүе баланың шәхес булы формалашуында төп рольне уйный.
8 июль көнне Р.Ш.Фардиев исемендәге паркта “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган “Гаилә-тормыш нигезе” дип исемләнгән спорт – сәламәтләндерү чарасы булып узды.
Чараның төп максатлары һәм бурычлары:
- гаилә институтын ныгыту,
- гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру,
- гаиләне актив иҗтимагый һәм мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү.
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Әлеге күңелле бәйрәмгә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр кабул итүче төрле социаль категорияләрдәге гаиләләр һәм балигъ булмаган балалар чакырылган иде. Катнашучыларның гомуми саны 50 кешене тәшкил итте.
Чараның программасы туризм буенча спорт ярышларын үз эченә алды. Яшьләр эшләре идарәсе белгече Бикмеева Е. С. катнашучыларны сәяхәләр вакытында кулланылучы кораллар, кирәк-яраклар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.
Барлык теләүчеләр дә үзләрен төрле күнегүләрдә сынап карый алдылар.
Каршылыклар полосасын узганнан соң, чакырылган кунаклар батутта күңел ачтылар, аны хәйрияче – Андреева Алеся оештырды.
Очрашу ахырында һәркем татлы туңдырма белән сыйланды.
“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Яшьләр эшләре идарәсе, волонтерлар социаль отряды һәм шәһәр иганәчеләре ярдәме белән оештырылган әлеге бәйрәм бик җылы, дустанә атмосферада узды.