Авыр хәлдә калган гаиләләрнең балалары лагерьларда ял итә ЧИРМЕШӘН

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да җәйге каникулларын файдалы итеп үткәрергә тиешләр. “Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” ДБУ социаль куркыныч хәлгә калган гаиләләрдәге балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру белән шөгыльләнә. Шундый гаиләләрдән өч бала мәктәп яны лагерьларында, ике бала палаткалы лагерьда ял иттеләр. Бүгенге көндә Чирмешән районының «Кояшлы» савыктыру лагеренда ике бала ял итә, ә 8 бала Әлмәт шәһәренең «Зәңгәр күл» лагерына юллама алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International