“Бәхетле гаилә образы”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм наркоманиян профилактакалауга юнәлдерлгән “Якын кешеләр” клубы кысаларында 2019 нчы елның 3 нче июле көнне Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтелүче хатын-кызлар белән “Бәхетле гаилә образы” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Клуб утырышы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде, ә бу бәйрәмнең символы булып ромашка тора, ягъни психолог аны «Болындагы ромашка» тематик кичәсе рәвешендә үткәрергә карар итте. Катнашучыларны эш шартларына кертү максаты белән чара “Мин нинди кыр чәчәге?” уен-активаторыннан башланды. Әлеге уенда һәр катнашучы үз исемен һәм ул нинди чәчәкне искә төшерә, ни өчен икәнен әйтергә тиеш иде. Алга таба һәр катнашучы бала тәрбияләүдә үз серләре белән уртаклашты, калган әниләргә үз киңәшен биреп ромашкалар бүләк итте.

Клуб утырышы әкият уку белән дәвам итте. Психолог катнашучыларга “Болындагы ромашка» әкиятен укыды, шуннан соң барлык әниләр дә гаилә тормышыннан кискен конфликтлы хәлләрне искә төшерделәр һәм аның ничек килеп чыгуын әйттеләр. Ата-аналар аңында үз балаңның уңай сыйфатларын активлаштыру өчен әниләргә «Ромашка» күнегүен үтәргә тәкъдим ителде. Катнашучылар кәгазь битләрендә чәчәк кисәкләре ясадылар, аларда баланың уңай сыйфатларын яздылар, таҗларын кистеләр һәм әлеге теләкләрдән ромашка чәчәкләре ясадылар.

Йомгаклау даирәсендә психолог катнашучыларга кечкенә гаилә әгъзаларын тәрбияләүнең нәтиҗәле ысулларын мөстәкыйль өйрәнергә һәм алар белән киләсе дәрестә уртаклашырга киңәш итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International