Арчаның «Өмет чаткысы» "Куркынычсыз җәй " чарасы

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Күп к балалар өчен җәй-ул елның иң көтеп алынган һәм яраткан ел фасылы, каникуллар башланган вакыт, барысы да бәхетле, күңелле ялларга шатлана . Җәй көне куркынычсызлык кагыйдәләренә тагы да игътибар итәргә кирәк.

       Шушы уңайдан 3 июль көнне Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Арча күп функцияле үзәгендә “Җәйге каникуллар вакытында балалар куркынычсызлыгы” дигән профилактик чарада катнаштылар. Балалар өчен кагыйдәләр”.

        Балалар өчен җәйге каникулларда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, балалар җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык бик мөһим икәнен белделәр. Гади кагыйдәләрне үтәү сәламәтлекне, хәтта тормышны саклап калырга ярдәм итәчәк. Аннары барысы да бергәләп куркыныч хәлләрдән ничек котылырга мөмкин булуы турында фикер алыштылар.

        Чара ахырында балалар өчен “Кот Леопольд маҗаралары” дигән мультфильм карау оештырылды.

        Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар тәрбияләнүчеләрне сәламәтлек өчен куркыныч ситуацияләрдән качарга өйрәтәләр, сәламәтлекләренә сак караш, буш вакытларын файдалы итеп үткәрү теләге тәрбиялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International