Һәркем өчен иртәме-соңмы күңелгә ятышлы эш эзләү кыенлыгы килеп чыга. Кайчагында сайлаган һөнәр турында барысы да билгеле кебек тоела, ләкин беренче авырлыклар белән очрашканда, үзеңнең сайлау дөреслеге турында уйланырга туры килә.
Шәһәрнең “Яшьләр көне” бәйрәмендә төрле һөнәрләр белән таныштыру максатыннан интерактив мәйданчыклар оештырылган иде. Быел мәйданчыкларның берсендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең белгечләре шәһәр халкын психолог һөнәре белән таныштырды.
Интерактив тәртиптә кунакларга психологның балалар һәм өлкәннәр белән эшләү алымнары күрсәтелде. Мәйданда дәресләргә кызыксыну уяту өчен белгечләр төрле технологияләр кулланды: ком терапиясе, пластик материаллардан әвәләп ясау, өстәл уеннары, бизибордлар һәм башкалар. Моннан тыш компьютерда психологик тестлар узып, шунда ук программа ясап биргән нәтиҗә белән танышу мөмкинлеге дә бар иде.
“Психолог һөнәре иҗади һәм кызыклы, – ди “Доверие” комплекслы үзәге психологы Юлия Соловьева. – Халык белән эшләү алымнарын күрсәтеп, алар белән аралашып, без психологның төп бурычына басым ясарга тырыштык, чөнки бу клиентларга үз-үзеңне һәм ихтыяҗларыңны ачыкларга, аннары тормышны яхшы якка үзгәртү өчен мөһим адымнар ясаудан гыйбарәт”.
“Доверие” комплекслы үзәгенең мәйданчыгында булган шәһәр халкы үзләре өчен мөһим мәгълүмат алуларын билгеләп үттеләр, чөнки кешеләр еш кына “психолог” һәм “психиатр” төшенчәләрен бутыйлар, шул сәбәпле бу һөнәр кешеләре белән элемтәгә кермәскә тырышалар. Белгечләр белән танышканнан соң, халык югары квалификацияле психологик ярдәм артыннан кая мөрәҗәгать итәсен беләчәк.
Гражданнарны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану тәртибе, “Доверие” комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү формалары турында тулырак мәгълүматны консультантлардан мәйданчыкта алырга мөмкин иде.
Мондый формада тәкъдим ителгән психолог һөнәре күп кенә яшь шәһәрлеләргә кызыклы булыр дип ышанасы килә. Бәлки, киләчәктә кем дә булса шушы һөнәрдә үз юлын да табар.