Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм наркоманияне кисәтү эше кысаларында 2019 нчы елның 1 нче июле көнне Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Римма Борисова социаль хезмәт күрсәтелүче 15 бала өчен “7.62 калибр корбаны” (“Гомуми эш” гомумроссия прокты кысаларында) дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: балаларның игътибарын һәр кеше өчен төп кыйммәткә ия булган сәламәтлеккә юнәлтү, тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.
Чара башында белгеч катнашучыларны аның тематикасы белән таныштырды. Балалар кеше өчен сәламәтлекнең мөһимлеге турында фикерләрен белдерделәр. Шуннан соң катнашучыларга карау өчен тәмәке тартуның кеше өчен зыяны турында видеоролик тәкъдим ителде, аннары аның турында фикер алышу булды. Фикер алышу барышында балалар тәмәке тарту кеше өчен, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр өчен бик куркыныч дигән нәтиҗәгә килделәр.
Дәрес ахырында балалар әлеге материалны гомумиләштерделәр һәм үзләренең сәламәтлекләренә карата сакчыл мөнәсәбәттә булачакларын һәм үз тормышларында зарарлы гадәтләрнең барлыкка килүенә юл куймауларын әйттеләр.