Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

03 июль көнне Гармония социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендэ психолог Белорусова Светлана  «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы акция кысаларында " Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дигэн" рәсем конкурсы үткәрелде.

Иҗади эш башланыр алдыннан чарада катнашучыларга сәламәтлек, яшүсмерләрнең гомуми үсеше һәм спорт белән шөгыльләнү турында сораулар кергән викторинада катнашырга тәкъдим ителде.

Сәламәт яшәү рәвешенә игътибарлы мөнәсәбәт турында сөйләшкәннән соң, балалар үзләренең хыялларын тормышка ашыра алдылар һәм рәсемнәрдә сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтен, яхшы һәм начар гадәтләрен белдерделәр. Конкурс ахырында эшләр күргәзмәсе оештырылган иде.

Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International