Социаль хезмәт алучылар үзләренең әһәмиятен һәм үзләренә игътибар тойсын өчен, «Кече Сабантуй 2019» концерт-күңел ачу программасы оештырылган. «Совет молодежи предприятий и организаций города Набережные Челны» яшьләр иҗтимагый оешмасы 2019 елның 19 июнендә «Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар йорты» Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә бәйрәм чарасы үткәрде. Шулай ук чараны оештыруда Яр Чаллы җылылык челтәре, Яр Чаллы Пенсия фонды Идарәсе яшьләре, ООО «Чаллы Бройлер», ООО «Домкор» катнашты.
Интернат-йортта яшәүчеләр иҗади инициатива эшлеклеләре белән очрашты. Яшел залда җыелган тамашачылар алдында Касаткина Юлия «Я еще жива» җыры белән, Хәкимова Гөлзидә «Җиләкле җәй» җыры белән, «Сарасвати» һинд бию студиясе артистлары, «Music story» вокаль студиясендә катнашучы Чунтова Фаина чыгыш ясадылар. Бәйрәм чаралары барышында яшәүче арасында Сабантуйның традицион ярышлары узды.
Интернат-йорт кунаклары социаль хезмәт алучыларга күтәренке кәеф, бәйрәм хисен һәм үз әһәмиятен бүләк иттеләр. Бәйрәм турында күңелле хатирәләр калды, вакыт сизелмичә узды.