“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” яшәүчеләргә “Сәламәтлек сукмагы”

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында “Сәламәтлек мәйданчыгында” саф һавада шөгыльләнү өчен  аяк табаннарына “Сәламәтлек сукмагы” ясалды. “Сәламәтлек сукмагында” йөргәндә аяк табаннарына узенчәлекле массаж ясала  һәм шуның белән бөтен организм ныгый. Сәламәтләндерү массажы кан йөрешен яхшырта, тән сихәтен күтәрә, арганлыкны киметә. Даими рәвештә аяк табаннарына массаж ясап, көн дә сәламәтлекне яхшыртырга була. Безнең өлкәннәребез бу төр сәламәтлек чарасы белән бик телэп шөгыльләнәләр һәм шуның белән күңел күтәренкелеген, кәефне яхшырталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International